Татарстан Республикасы судлары һәм судьялар җәмәгатьчелеге арасында өстәл теннисы буенча ачык турнир

2022 елның 31 мае, сишәмбе

2022 елның 28 маенда "Саба-Арена" спорт мәктәбе базасында Татарстан Республикасы судлары һәм судьялар җәмәгатьчелеге арасында өстәл теннисы буенча ачык турнир узды. Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты: Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары - Рагозина Надежда Владимировна, Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе – Гыйләҗев Илгиз Идрис улы, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы – Салихов Җәүдәт Миргаҗәм улы, Татарстан Республикасы Судьялар Советы Рәисе – Галиәкбәров Айдар Фатих улы, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы - Кәримов Марат Рәшит улы, Саба район суды рәисе - Сабиров Дамир Рәис улы. Спортчылар шәхси, катнаш парлы һәм гомумкоманда зачетларында көч сынашты. Гомумкоманда зачетында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Арча, Алабуга һәм Минзәлә район судларының берләштерелгән командасы.2 урын-"Авиатөзелеш-КИРОВЕЦ"командасы.3 урын-Саба район суды командасы. 3 урын-Әлмәт шәһәр суды командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International