Бүген, 30 май көнне,Гөлсинә Галимуллинаның Саба аграр көллиятенә багышланган "Тормыш биргән дәрес аша" китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге китапта әлеге колледж директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов үткән тормыш дәресләре язылган. Чара барышында китапханәчеләр студентлар һәм кунаклар игътибарына әлеге китапның презентациясен тәкъдим иттеләр. "Тормыш биргән дәрес аша" китабы битләрендә Гөлсинә Галимуллина үз укучыларын аграр көллиятнең тормышы һәм иҗат эшчәнлеге белән таныштыра. Бу чарада ул бу китапны язу уе аңа каян һәм ничек килгәнлеге турында сөйләде. Очрашу ахырында директор Закирҗан Миннемулла улы авторга һәм студентларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.