Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары пленэрга чыкты.

2022 елның 31 мае, сишәмбе

30 май  көнне «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» рәсем  бүлеге укучылары укытучылары Газизова Г.Р. белән берлектә пленэр сезонын ачып җибәрделәр. Пленэр - француз теленнән  “en plein air” - "ачык һава" - табигатьтә рәсем ясау дигәнне аңлата. Балалар үз эшләрендә Саба районының “Олимп” ял паркының табигатен сүрәтләделәр. Пленэр, гадәттә, бик илһамландыра һәм нәтиҗәдә, «тере» һәм матур эшләр килеп чыга. Алда укучыларны тагын бик күп матур тәэсирләр һәм безнең Саба районы тирә-юненең сурәтләре ясау көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International