Түбән Шытсу авылында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Г.Тукайның 140 еллыгын, халыклар бердәмлеге елына багышланган ачылыш өлешеннән соң, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бүләкләү тантанасы булып узды. Бәйрәмчарасында төрле кызыклы спорт һәм милли уеннар тәкъдим ителде. Сабантуйның баш батыры булып Мусин Ильсур танылды.