11 июнь көнне "Сабантуй-2022" бәйрәмендә сәүдә

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле эшмәкәрләр, үзмәшгуль гражданнар!

«Сабантуй – 2022» район бәйрәмендә күчмә сәүдә, җәмәгать туклануы һәм аттракционнар урнаштыруга рөхсәт бирү тәртибе турында хәбәр итәбез:

1. Шәхсән яки (Байлар Сабасы, Г. Закиров ур., 52 йорт адресы буенча урнашкан Саба муниципаль районы Башкарма комитеты бинасының 304 нче кабинетына) Guzaliya.Farhutdinov@tatar.ru электрон почтасына гариза һәм ИНН җибәрергә;

2. Прейскурант буенча урыннарны арендалау өчен түләргә;

3. 10 июнь көнне 15: 00 сәгатьтә бәйрәм үткәрү территориясендә урыннар бүленәчәк;

4. 11 июнь сәгать 7:00гә кадәр үз урыннарыгызны алуыгызны сорыйбыз, алга таба керү ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатылачак.

Гариза-рөхсәт

Аттракционнар буенча мәгълүмат

САБАНТУЙ - 2022ДӘ СӘҮДӘ БУЕНЧА БӘЯЛӘР

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International