Волонтерлар яшь буынны патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр, СВОда катнашучыларга гуманитар йөк формалаштыруда кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр һәм башка бик күп игелекле эшләр башкаралар. Бу безнең заманның чын геройлары, алар үз үрнәкләре белән волонтерлык рухының һәм башкалар турында кайгыртуның никадәр мөһим булуын күрсәтәләр. Бүген бөтен ил буенча маскировка челтәрләрен ясау буенча зур эш төзелгән. 15 декабрь көнне Миңгәр авыл клубында " Без бергә!", Мингәр авылы волонтерларына багышланган. Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А.Х. Миңгәр авылы волонтерларына рәхмәт хатлары һәм сертификатлар тапшырды.
Без волонтерларыбыз белән горурланабыз һәм аларга хезмәтләре һәм эшкә тугрылыклары өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез! Без бергә тагын да күбрәк эшли алабыз!