ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Финанс – бюджет палатасы бухгалтеры Хәйриева Миләүшә Расил кызын 50 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик иттеләр.  Финанс -бюджет палатасы рәисе Ш.А.Сөнгатов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде һәм Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

2023 нче ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Түбән Шытсу төп мәктәбендә мәктәп укучылары катнашында "Мин татар малае" бәйгесе булып үтте. Балалар төрле биремнәр эшләделәр, үзләренең осталыкларын, һөнәрләрен күрсәттеләр. Дусларча көч сынашу рәвешендә барган бәйге бик күңелле һәм файдалы үтте.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

     2023 нче елның 13 нче февралендә Саба шәһәр җирлегендә яшәүче гражданнарның 2022 нче ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды. Җыелышта район башлыгы Р.Н.Минниханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов, оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашты

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

13 февраль көнне, хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, Юлбат төп мәктәбендә Абдуллаҗанов Гапделхәмид Мәннәф улы 2 нче ранг капитаны Татарстан Республикасының «Хәрби Диңгез флоты» ветераннар оешмасы рәисе урынбасары  белән очрашу булды. Кунаклар мәктәп тормышы белән танышып, музей эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Очрашу программасы Юлбат мәдәният йортында дәвам итте. «Экипаж –бер гаилә» дип аталган Хәрби-Диңгез флоты ветераннары ансамбленең концерт программасы тәкъдим ителде. Республика Ветераннар берлеге әгъзалары-ТР Диңгез флоты оешмасы һәм Саба районы филиалы әгъзалары Галиев Илдус Усман улы катнашучыларны якынлашып килүче 23 февраль бәйрәме һәм хәрбиләр өчен истәлекле дата -15 февраль, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне белән котлады. Әлеге чара кысаларында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы тантаналы рәвештә Россия гражданнарына, 7 сыйныф укучылары Ганиева Нәзилә һәм Сәйфуллин Миндиярга, паспортлар тапшырды. Марат Рәшит улы укучыларга Ватанын яратырга һәм хөрмәт итәргә, Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары булырга өндәде.  Хәрби флот оешмасы  геройларның батырлыклары һәм диңгез флоты тарихы турындагы хәтерне саклауга аерым игътибар бирә. Чарада мәктәп укучылары, хәрби-диңгез флоты ветераннары катнашты. Мәдәният йортының ветеран хезмәткәре - Мансурова Сәрия Самат кызы  җылы теләкләрен шигьри юллар белән җиткерде. Очрашу тантанасы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәленә чәчәкләр салу һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

12нче февраль көнне Казан шәһәрендә татар сыйныфларында белем алучы  укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы  булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2023 елның 11 февраль көнне Тимершык авыл җирлеге территориясендә «Россиядә чаңгы юлы-2023» - «Татарстанда чаңгы юлы-2023» массакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Бу ярышлар халыкны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм иң көчле чаңгычыларны ачыклау максатыннан оештырылды.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Бүген, 2023 елның 12 февралендә," Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" укучылары һәм укытучылары  "VI Халыкара" Татарстан җәүһәре "фестиваль-конкурсында катнаштылар. Әлеге конкурс ТР Министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Түбән Кама шәһәрендә "Халык иҗаты Йорты" нда узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

13 февраль көнне Кызыл-Мишә авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә язучы, халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 85-ел тулуга багышланган әдәби сәгать узды. Чара барышында китапханәче язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Фәнис Яруллин - батырлык һәм фидакарьлек үрнәге. Аның татар әдәбиятына керткән өлеше гаять зур. Чара ахырында шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

11 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында җирлектә яшәүче, эшләүче, укучы ИР-ЕГЕТЛӘР арасында ВОЛЕЙБОЛ ярышы булды. Ярышта барлыгы 6 команда катнашты. 
Ир-егетләр арасында: 
1 урын-Бигәнәй-1; 
2 урын- Бигәнәй-2;
3 урын- Сатыш;
4 урын- Сатыш студентлары;
5 урын-Болын очы урамы (Сатыш);
6 урын- ViP командасы алды.
Ярышны үткәрергә мөмкинлек тудырган спонсорларга рәхмәт.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Гашыйклар көне - төрле яшьтәге кешеләрнең яраткан бәйрәме. 11 февральдә Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә, Мингәр һәм Сабай авыл клублары хезмэткәрләре яшьләр өчен күңел ачу чарасы оештырдылар. Оештыручылар мәзәкләр күңелле конкурс һәм уеннардан торган программа әзерләгәннәр иде. Конкурс йомгаклары буенча иң актив катнашучылар сайлап алынды. Бу кич барлык кешеләргә бик күп уңай эмоцияләр бирде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International