Саба шәһәр җирлегендә гражданнар җыелышы узды

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

    2023 нче елның 13 нче февралендә Саба шәһәр җирлегендә яшәүче гражданнарның 2022 нче ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды. Җыелышта район башлыгы Р.Н.Минниханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов, оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. Җыелышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:

  1. Саба шәһәр җирлеге буенча кылынган җинаятьләр  турында 2022 нче елга гомуми мәгълүмат һәм төрле хокук бозу очракларын булдырмый калу чаралары турында (докладчы - участок вәкаләтлесе Гилемханов Дилүс Дамир улы).
  2. 2022 нче елда булган янгын чыгу очраклары һәм янгыннарны кисәтү чаралары турында (докладчы – Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге алып баручы бүлек начальнигы Галимуллин Айнур Рифкат улы).
  3. 2023 елгы янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү (докладчы – Сабабаш участок урманчысы Гайнутдинов Айрат Сәед улы).
  4. Россельхозбанк акционерлык җәмгыятенең “Авыл ипотекасы” программасына кертелгән үзгәрешләр белән танышу (докладчы – банкның өстәмә офисы җитәкчесе Билалова Рәзинә Кашафетдин кызы).
  5. Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт учреждениеләре җитәкчеләренең 2022нче елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм 2023 нче елга алда торган бурычларны яктырткан чыгышы.
  6. Саба шәһәр җирлегенең 2022 нче елда башкарган эшләренә отчеты һәм 2023 нче елга алга куелган бурычлар турында (докладчы – Саба шәһәр җирлеге башлыгы Хәсәнов Расих Мөбәрәк улы).
  7. Гаризалар карау, тәкъдимнәр тыңлау. 
  8. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннихановның йомгаклау сүзе.

             Җыелыш башланганчы, халыкка республикабызның һәм районыбызның ирешкән уңышлары, казанышлары турында видеоролик күрсәтелде. Чыгышлар тәмамлангач, язмача алынган сорауларга җавап бирелде. Соңыннан район башлыгы Р.Н.Минниханов йомгаклау сүзе белән чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International