12нче февраль көнне Казан шәһәрендә татар сыйныфларында белем алучы укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Әлеге бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән 10 укучы катнашты, 9 укучы призлы урын алуга иреште. Болар Мичән, Шыңар, Эзмә, Югары Симет һәм Шекше мәктәпләре укучылары. Олимпиада җиңүчеләрен чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.