Хәрби-Диңгез флоты ветераннары ансамбленең концерт программасы «Экипаж – бер гаилә»

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

13 февраль көнне, хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, Юлбат төп мәктәбендә Абдуллаҗанов Гапделхәмид Мәннәф улы 2 нче ранг капитаны Татарстан Республикасының «Хәрби Диңгез флоты» ветераннар оешмасы рәисе урынбасары  белән очрашу булды. Кунаклар мәктәп тормышы белән танышып, музей эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Очрашу программасы Юлбат мәдәният йортында дәвам итте. «Экипаж –бер гаилә» дип аталган Хәрби-Диңгез флоты ветераннары ансамбленең концерт программасы тәкъдим ителде. Республика Ветераннар берлеге әгъзалары-ТР Диңгез флоты оешмасы һәм Саба районы филиалы әгъзалары Галиев Илдус Усман улы катнашучыларны якынлашып килүче 23 февраль бәйрәме һәм хәрбиләр өчен истәлекле дата -15 февраль, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне белән котлады. Әлеге чара кысаларында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы тантаналы рәвештә Россия гражданнарына, 7 сыйныф укучылары Ганиева Нәзилә һәм Сәйфуллин Миндиярга, паспортлар тапшырды. Марат Рәшит улы укучыларга Ватанын яратырга һәм хөрмәт итәргә, Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары булырга өндәде.  Хәрби флот оешмасы  геройларның батырлыклары һәм диңгез флоты тарихы турындагы хәтерне саклауга аерым игътибар бирә. Чарада мәктәп укучылары, хәрби-диңгез флоты ветераннары катнашты. Мәдәният йортының ветеран хезмәткәре - Мансурова Сәрия Самат кызы  җылы теләкләрен шигьри юллар белән җиткерде. Очрашу тантанасы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәленә чәчәкләр салу һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International