Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында "Юл йөрү кагыйдәләре иленә сәяхәт" дигән ачык шөгыль узды. Шөгыльнең максаты :балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру, юл билгеләре, аларның кайда һәм ни өчен куелуын, шөгыльдә өйрәнгән белемнәрне юлда йөргәндә дөрес кулланырга кирәклеген төшендерү. Саба районы буенча юл хәрәкәте иминлеге пропаганда бүлеге җитәкчесе Г. Гаффарова балаларга китаплар, уеннар, юл инспекторы жилеты бүләк итте. Юлларда барыбыз да исән-имин йөрик!
2023 елның 10 февралендә Иске Мичән авылы мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖнең Мичән бүлекчәсенең отчет җыелышы булды. Җыелышта Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәсәншин Г.Ш. катнашты. Җыелышта хуҗалыкның баш агрономы, баш инженер, икътисадчы, белгечләр хисап тотты. Җыелышның икенче өлешендә хезмәткәрләр акчалата премияләр белән бүләкләнде.
11 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында ХАТЫН-КЫЗЛАР арасында ВОЛЕЙБОЛ ярышы узды. Ярышта барлыгы 5 команда катнашты.
Хатын-кызлар арасында:
1 урын-Бигәнәй;
2 урын- Икшермә;
3 урын- Сатыш;
4 урын- Сатыш мәктәбе
5 урын- Шытсу командасы алды.
Ярышны үткәрергә мөмкинлек тудырган спонсорларга рәхмәт.
2023 елның 11 февралендә Шәмәрдән авыл җирлегендә "Россия чаңгы юлы - 2023" - "Татарстан чаңгы юлы-2023" массакүләм ярышларының берсе булып узды. Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм өлкән буын вәкилләре дә катнашты. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
Сатыш авылында өлкән яшьтәгеләр арасында чаңгы ярышы узды. Тренерлары- Султанов Азат.
10 нче февраль көнне, районның барлык авыл җирлекләрендәге шикелле, Сатыш авыл җирлегендә дә “Россия чаңгы юлы 2023” – “Татарстан чаңгы юлы 2023” акциясе кысаларында чаңгы ярышы үткәрелде. Ярышта мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният йорты һәм авыл клубы хезмәткәрләре актив катнашты.
7 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында ООО "Саба" Сатыш авыл хуҗалыгы җәмгыятенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Хасаншин Г.Ш. катнашты.
Су ремонтына бәйле рәвештә, 14.02.2023 9:00 сәгатьтән төзекләндерү эшләре беткәнче үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планнаштырыла. Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасы туплап куюыгызны сорыйбыз.
Республика Ветераннар берлеге әгъзалары-ТР Диңгез җыелышы һәм Саба районы филиалы әгъзалары Галиев Илдус Усман улы катнашучыларны якынлашып килүче 23 февраль бәйрәме һәм хәрбиләр өчен истәлекле дата-15 февраль,Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне белән котладылар . Әлеге чара кысаларында тантаналы рәвештә Россия гражданнарына 7нче сыйныф укучылары Ганиева Нәзилә һәм Сәйфуллин Миндиярга паспортлар тапшырылды. Марат Рәшит улы укучыларны чын күңелдән котлады, Ватанын яратырга һәм хөрмәт итәргә, Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары булырга чакырды.
Оешма геройларның батырлыклары һәм диңгез флоты тарихы турындагы хәтерне саклауга аерым игътибар бирә. Ветераннар Берлегенең төп функцияләренең берсе-өлкән яшьтәге гражданнар турында кайгырту. Чарада мәктәп укучылары, хәрби-диңгез флоты ветераннары катнашты. Мансурова Сәрия Самат кызы үзенең җылы теләкләрен шигырь юллары аша җиткерде . «Экипаж –бер гаилә " Хәрби-Диңгез флоты ветераннары ансамбленең концерт программасы җылы, дустанә атмосферада узды. Чара Бөек Ватан сугышы ветераннары обелискына чәчәкләр салу һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
Буыннан-буынга күчә торган милли йолалар, гореф-гадәтләр вакытлар узу белән һичтә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады.
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләрелына карата, халкыбызның борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү максатыннан, Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары өчен “Халкымның милли йолалары һәм бәйрәмнәре” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде, видеопрезентация курсәтелде.