Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында ТР "Диңгез җыелышы" оешмасы ветераннары белән очрашу

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Республика Ветераннар берлеге әгъзалары-ТР Диңгез җыелышы һәм Саба районы филиалы әгъзалары Галиев Илдус Усман улы катнашучыларны якынлашып килүче 23 февраль бәйрәме һәм хәрбиләр өчен истәлекле дата-15 февраль,Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне белән котладылар . Әлеге чара кысаларында тантаналы рәвештә Россия гражданнарына 7нче сыйныф укучылары Ганиева Нәзилә һәм Сәйфуллин Миндиярга паспортлар тапшырылды. Марат Рәшит улы укучыларны чын күңелдән котлады, Ватанын яратырга һәм хөрмәт итәргә, Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары булырга чакырды.

Оешма геройларның батырлыклары һәм диңгез флоты тарихы турындагы хәтерне саклауга аерым игътибар бирә. Ветераннар Берлегенең төп функцияләренең берсе-өлкән яшьтәге гражданнар турында кайгырту. Чарада мәктәп укучылары, хәрби-диңгез флоты ветераннары катнашты. Мансурова Сәрия Самат кызы үзенең җылы теләкләрен шигырь юллары аша җиткерде . «Экипаж –бер гаилә " Хәрби-Диңгез флоты ветераннары ансамбленең концерт программасы җылы, дустанә атмосферада узды. Чара Бөек Ватан сугышы ветераннары обелискына чәчәкләр салу һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International