13нче февраль көнне “Куркынычсыз Рунет атналыгы 2023 “ көне уңаеннан Саба гимназиянең 4 “В” сыйныфы укучылары өчен "Куркынычсыз һәм файдалы интернет"дигән танып белү сәгате үткәрелде. Чарада район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Интернетның нәрсә икәнлеген, челтәрдә мөстәкыйль эш башлар алдыннан нинди төп кагыйдәләрне белергә, мошенниклыктан ничек сакланырга кирәклеген сөйләделәр. Ә укучылар Интернетта вакытны ничек уздырулары, интернетның нинди файда китерүе һәм зыян китерә алуы турында бүлештеләр. Чара интернетта куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә багышланган викторина белән тәмамланды.
11 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ "Явлаштау" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Явлаштау бригадасы җитәкчесе Мөхетдинов Айнур Рашат улы һәм баш белгечләр 2022 елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2023 елга планнар билгеләделәр. ҖыелыштаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин катнашты.
Документ хакимият органнарына, һөнәри берләшмә вәкилләренә һәм гражданнарга җир һәм күчемсез милек өлкәсендәге хокукый яңалыклар турында мәгълүмат бирү өчен эшләнгән.
Бүген Казанда 14 яшькә кадәр өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды. Саба районыннан безнең спорт мәктәбе һәм Яшьлек яшьләр үзәге укучылары катнашты. Кызлар арасында парлы разрядта Динә Батыршина-Динә Хәбибуллина (Яшьлек) көмеш медаль яулады. Егетләр арасында Камил Вилданов(Саба Арена) - Ганиев Ансель(Баулы) дуэты 🥉 медаль яулады.
Камил Вилданов-Зилә Хәбибрахманова катнаш пар да 🥉 медаль яулады.
Шәхси разрядта Зилә Хәбибрахманова финалга юлда икенче чәчкечне (Самира Дебетеева) җиңеп, ярымфиналда 3 урын өчен матчта Казан вәкиле җиңде.
Егетләргә медальләргә бер адым җитмәде. Бронза өчен матчларда Камил Вилданов һәм Тимерхан Габделхаков Казан оппонентларын җиңә алмады. Нәтиҗәдә, Тимерхан 5, ә Камил 6 булды.
Югары Симет авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Бүләкләр күп булмый яки без ничек бәйрәмгә әзерләнәбез"исемле күңел ачу чарасын уздырдылар.
2023 елның 9-12 февраль көннәрендә физик тәрбия фәне буенча 9-11 сыйныф укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы узды.
1 февральдән ана капиталы күләме индексацияләнгән
11-12 февральдә Казанда ТР Бадминтон өметләренең 1 этабы узды. Бадминтон үзәге республиканың 25 районыннан 200 яшь спортчы җыйды.
Саба бадминтончылары яхшы чыгыш ясады:
_ 13 яшькә кадәрге категориядә_
1 урын Галимуллин Рәсүл ялгыз разрядта (2 дивизион)
- 11 яшькә кадәрге категория_
2 урын Сафина Элина ялгыз разрядта
1 урын Сафина Элина парлы разрядта
1 урын Латыйпов Рөстәм парлы разрядта
2 урын Идрисов Нияз һәм Рәхимов Адель парлы разрядта
2 урын Сафина Элина һәм Идрисов Нияз катнаш парлы разрядта
Спортчыларны һәм аларның тренерларын Г. Х. Зарипованы һәм Д.Л. Волковны яхшы чыгышлары белән котлыйбыз!
2023 елның 12 февраль көнне Юлбат авылы бозында хоккей буенча Саба район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта “Юлбат”, “Ястреб”, “Шекше”, «Мишәбаш” командалары көч сынашты.
15 февраль - Әфганстан территориясендә хәрби конфликтта катнашып, үз гомерләрен биргән кешеләрне искә алу көне. Шул уңайдан, 11 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре Әфган сугышы тарихына ул чорның кадрларын, тарихи белешмәләрне тыңлап һәм слайдларда карап кыскача күзәтү ясадылар. Әфган сугышы тәмамлануга күп еллар үтте. Совет сугышчылары үз бурычларын намус белән үтәделәр. Анда бик күп үлүчеләр, геройлар бар. Алар арасында 1982 елда Әфганстанда һәлак булган якташыбыз Тенеки авылында туып-үскән Харисов Илгизәр Тимершаех улы да бар. Әңгәмә барышында дуслары, сыйныфташлары, авылдашлары, укытучылары аның турында язган истәлекләрен укыдылар.