Өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Бүген Казанда 14 яшькә кадәр өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды. Саба районыннан безнең спорт мәктәбе һәм Яшьлек яшьләр үзәге укучылары катнашты. Кызлар арасында парлы разрядта Динә Батыршина-Динә Хәбибуллина (Яшьлек) көмеш медаль яулады. Егетләр арасында Камил Вилданов(Саба Арена) - Ганиев Ансель(Баулы) дуэты 🥉 медаль яулады. 

Камил Вилданов-Зилә Хәбибрахманова катнаш пар да 🥉 медаль яулады. 

Шәхси разрядта Зилә Хәбибрахманова финалга юлда икенче чәчкечне (Самира Дебетеева) җиңеп, ярымфиналда 3 урын өчен матчта Казан вәкиле җиңде. 

Егетләргә медальләргә бер адым җитмәде. Бронза өчен матчларда Камил Вилданов һәм Тимерхан Габделхаков Казан оппонентларын җиңә алмады. Нәтиҗәдә, Тимерхан 5, ә Камил 6 булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International