ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

10 февраль көнне, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Мәрҗән барлык зәвыкларга» дигән тарих сәгате үткәрделәр. Китапханә һәм мәдәният йорты мөдирләре энҗе-мәрҗән барлыкка килү тарихы һәм төрләре турында сөйләделәр. Чара ахырында хатын-кызларга йолдызнәмә билгесе буенча нинди таштан мәрҗән туры киләчәген белергә тәкъдим ителде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Түбән Шытсу авылында гаилә командалары арасында чаңгы эстафетасы булып узды. "Татарстан чаңгы юллары 2023" кысаларында үткәрелгән ярышта әти-әниләр һәм балалары актив катнаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Гөмәревләр гаиләсе алды, икенче урында Шакировлар, өченче Хабибрахмановлар һәм дүртенче нәтиҗәне Сәфиуллиннар гаиләсе күрсәтте. Катнашучаларга грамота һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу мәдәният йортының  "Дубая" гөсләчеләр ансамбле, Арча шәһәрендә фестивальдә актив катнашып, лауреат исеменә лаек булып кайттылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

"Чаңгы юллары - 2023"

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Түбән Шытсу авылында "Чаңгы юллары 2023" ярышлары булып узды. Әлеге чарада мәктәп укучылары, учреждения хезмәткәрләре актив катнашты. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Кече Кибәче авыл китапханәсендә "Ак калфак" хатын-кызлар берләшмәсенә йөрүчеләр Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә сетка әзерләү белән шөгыльләнәләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә "Россия чаңгы юллары-2023", "Татарстан чаңгы юллары-2023" акциясе кысаларында массакүләм чаңгы ярышы булып узды. Ярышта мәктәпкәчә яшьтәгеләр, укучылар, җирлек территориясендәге бюджет оешмалары эшчеләре катнашты. Призлы урын алучылар авыл җирлегенең Дипломнары һәм бүләкләр белән тәбрикләнде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Ш.А.Сөнгатов җитәкчелегендәге  Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре "Россия чаңгы юлы-2023"спорт чарасында актив катнаштылар. Нәтиҗәдә спортчыларыбыз  үзләренең яшь категорияләрендә 5 призлы урынга лаек булдылар: Гөлнара Заһидуллина-1 урын, Гөлия Саматова-1 урын, Эльмира Вәлиева-3 урын,  Рамил Шакиров-1 урын,  Инзил Мостафин-3 урын. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа спорт җиңүләрен телибез.

12 февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында бильярд уенын яратучылар арасында рус бильярды буенча  командалар арасында  турнир үткәрелде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәнү максатларында 2020 елдан башлап татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «Татар сүзе» бәйгесе үткәрелеп килә. Бәйгегә, республикадан тыш, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән меңләгән артык гариза кабул ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International