Изге Рамазан ае якынлаша. Һәр мөслимә үз балаларына бер ай алдан ук төрле биремнән әзерләргә тырыша. Бүген адвент-календарь ясау буенча мастер-класс узды. Мастер-класста "Хыял" яшь әниләр клубы әгъзалары һәм аларның балалары катнашты.
Тәрәзәләр һәм биремнәр белән плакат формасындагы календарь изге ай көннәрендә нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтә. Көн саен мондый биремнәрне үтәү һәм моның өчен бүләкләр алу дулкынландыргыч һәм бәйрәмгә тылсымлы атмосфера өсти!
15 февраль-Әфганстан территориясендә хәрби конфликтта катнашып, үз гомерләрен биргән кешеләрне искә алу көне. Шул уңайдан, 11 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре «Әфганстан тарафыннан көйгән җаннар…», ул чорның кадрларын, тарихи белешмәләрне тыңлап һәм слайдларда карап , кыскача күзәтү ясадылар. Укучылар илебез тарихы турында белемнәрен тулыландырдылар, ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт хисләрен, буыннарның тарихи бәйләнешен күрделәр. Әфган сугышы тәмамлануга күп еллар үтте. Авыр сугыш, ул озак ун ел дәвам итә. Совет сугышчылары үз бурычларын намус белән үтәделәр, безнең чикләребезне сакладылар. Анда бик күп үлүчеләр, геройлар бар. Алар арасында 1982 елда Әфганстанда һәлак булган якташыбыз Тенеки авылында туып-үскән Харисов Илгизәр Тимершаех улы да бар.
Бүген өстәл теннисы буенча якшәмбе лигасы 40тан артык катнашучыны берләштерде. Топ булэк - Латыйповлар гаиләсеннән «татлы бүләк». Топ лигасының команда разрядында 3 урын «Кукмара» командасы Яппарова Амилэ-Вәлиуллина Риана. 2 урын «Саба-Арена» Ищенко Екатерина -Гороховатченко Галина һәм төп татлы призга «Айгиз» командасы Әхмәтҗанов Данис-Ибраһимов Морат лаек булды.
2 нче лигада 3 нче урын Гайнуллина Зилә-Кашапова Зарина. 2 урын «Юлбат» командасы Фәтхриев Ирек-Имамиева Рияна һәм Латыйповлар гаиләсеннән төп бүләккә «Төбәк»командасы Хәмидуллин Алмаз-Гайфуллин Ленар лаек булды.
Барлык катнашучылар да Латыйповлар гаиләсенә «татлы приз» өчен рәхмәт белдерәләр.
Бүген Саба медиклары чаңгыга бастылар. Алар "Татарстан чаңгы юлы 2023"массакүләм ярышларында катнаштылар. "Саба РҮХ" ДАССО хезмәткәрләре район тормышында актив катнашалар, ел саен спорт ярышларында катнашалар һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар.
Бүген, 11 февраль көнне Эзмә урта мәктәбенең чаңгы трассасында "Татарстан чаңгы юллары-2023“ дип аталган массакүләм чаңгы ярышы узды.
11 февраль көнне Саба районы мәдәният йортында «Ил язмышы – ирләр иңендә!» дигән тарихи-тематик кичә узды. Бу чара совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тулуга багышланган иде. Котлау сүзе белән подполковник Габдрахманов А.Н, Әфган сугышында катнашучылар Шәрипов Х.Ф., Вәлиев Ф.Т. чыгыш ясадылар. Чарада Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д. Мөхәммәтҗанова, «Юнармия» мәктәп отряды активистлары (җитәкчесе Вәлиуллин Д.М.), Шәмәрдән лицее укытучылары катнашты. Бу кичә тамашачылар өчен документаль һәм әдәби-сәнгать стилендә тәкъдим ителде. Заманның үз хәтере – тарих бар. Шуңа күрә без миллионлаган гомерләрне алып китүче һәм күңелләребездә тирән эз калдыручы кеше фаҗигаләрен беркайчан да онытмыйбыз.
11 нче февраль көнне Лесхоз бистәсендә районыбызның мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышы булып узды