Бүген, 11 февраль көнне Эзмә урта мәктәбенең чаңгы трассасында "Татарстан чаңгы юллары-2023“ дип аталган массакүләм чаңгы ярышы узды.

2023 елның 12 феврале, якшәмбе

Бүген, 11 февраль көнне Эзмә урта мәктәбенең чаңгы трассасында "Татарстан чаңгы юллары-2023“ дип аталган массакүләм чаңгы ярышы узды. Анда җитәкчеләр, төрле структура, оешма һәм предприятие вәкилләре, мәктәп укучылары, актив яшәү рәвешен яратучылар катнашты. Ярышка страт бирелгәнче катнашучыларны Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Гыйльфан улы һәм Эзмә урта мәктәбе директоры Зөлфәт Фоат улы сәламләделәр. Алар чаңгычыларга яхшы кәеф, сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International