Өстәл теннисы буенча якшәмбе лигасы

2023 елның 12 феврале, якшәмбе

Бүген өстәл теннисы буенча якшәмбе лигасы 40тан артык катнашучыны берләштерде. Топ булэк - Латыйповлар гаиләсеннән «татлы бүләк». Топ лигасының команда разрядында 3 урын «Кукмара» командасы Яппарова Амилэ-Вәлиуллина Риана. 2 урын «Саба-Арена» Ищенко Екатерина -Гороховатченко Галина һәм төп татлы призга «Айгиз» командасы Әхмәтҗанов Данис-Ибраһимов Морат лаек булды.

2 нче лигада 3 нче урын Гайнуллина Зилә-Кашапова Зарина. 2 урын «Юлбат» командасы Фәтхриев Ирек-Имамиева Рияна һәм Латыйповлар гаиләсеннән төп бүләккә «Төбәк»командасы Хәмидуллин Алмаз-Гайфуллин Ленар лаек булды.

Барлык катнашучылар да Латыйповлар гаиләсенә «татлы приз» өчен рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International