Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
11 февраль көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, авыл фельдшеры Кәримуллина Алия Рафаэль кызы белән очрашу үткәрделәр.
Чараның девизы булып «Сәламәтлек бушлай бирелми, аның өчен көрәшергә кирәк» дигән сүзләр торды. Чыннан да, кеше үз сәламәтлеген үзе төзүче.
Фельдешер һәр кеше өчен сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында сөйләде. Чарабыз җанлы диалог формасында дәвам итеп, анда балалар сәламәт яшәү рәвешенә үзләренең карашларын белдерделәр, спорт төрләре турында сөйләделәр.
Кеше сәламәтлеге никадәр ныграк булса, ул авыруларга яхшырак каршы торуын ассызыкладылар.
Ә чараның икенче өлешендә «Кызлар– PARTY» күңел ачу программасы оештырылды.
2023 елның 10 февраль көнне Югары Симет авыл җирлегендә «Россия чаңгы юллары-2023» - «Татарстан чаңгы юлы-2023» массакүләм чаңгы ярышы узды .
10-нчы февраль көнне тәрбияче Тимергалиева А.Н. Пушкинны искә алу көне уңаеннан шөгыль үткәрде.
10 февраль көнне Юлбат авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыелышның көн тәртибе түбәндәгечә булды:
1.Участок вәкаләтлесе Гилметдинов Д.Д. чыгышы.
2. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р. чыгышы.
3. Урман участогы вәкиле Гайнетдинов А.С. урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрү буенча чыгышы.
4. «Россельхозбанк» АҖ өстәмә офисы начальнигы Р. К. Билалова чыгышы.
5. Юлбат авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2022 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты һәм 2023 елга планнары.
6. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Т.Р. Шәмсиевның 2022 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2023 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.
7. 2022 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча отчет һәм 2023 елда гражданнарның тәкъдимнәрен һәм сорауларына җаваплар.
8. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясады. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2022 елда башкарылган эшләр, 2023 елга планнар турында җентекләп сөйләде.
Кече Шыңар авылында яшәүче Мәхмүтова Мәшүдә Әхәт кызына 2023нче елның 10нчы февралендә 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов тапшырды. Котлауларга шулай ук “Туган Як” җәмгыяте вәкиле Билалова З.Р. да кушылды.
10 февраль көнне Шәмәрдән 2нче номерлы " Теремок "балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен "Steam –технологияләрне кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү" темасына төбәк семинары узды.
КФХ Әхмәтов Р.Г. хужалыгында отчет жыелышлары булып үтте.
«9» февраль көнне Курсабаш авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыелыш башында АҖ «Татмедиа» һәм АҖ «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Курсабаш авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2022 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты.
2. Полиция участок вәкиле Хабибуллин Ф.Ф. чыгышы.
3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р. чыгышы.
4. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы буенча, урман хуҗалыгы учасковые чыгышы.
5. «Россельхозбанк» АҖнең өстәмә офисы начальнигы Р.К. Билалованың «Авыл ипотекасы» программасы белән таныштыруы.
6. Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А.Р. Гыймадиевнын 2022 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2023 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.
7. Узган елгы җыенда бирелгән сораулар үтәлеше. Гражданнарның сораулары, тәкъдимнәре .
Җыелышка Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов чыгышы белән йомгак ясалды. Докладтан соң халыкны борчыган сорауларга җавап алынды,киңәш –тәкъдимнәр тыңланды.
Халык “ZOOM” программасы аша да җыелышта актив катнаша алды.
9 февраль көнне хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында “Курсабаш” җәмгыятендә тармактагы айлык эшчәнлеккә йомгак ясадылар.
Сөйләшү барышында башлыча сыерларны һәм таналарны вакытында каплату, терлек азыгының сыйфаты мәсьәләләре анализланды.