А.С.Пушкинны искә алу көне уңаеннан шөгыль - «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениясе

2023 елның 10 феврале, җомга

10-нчы февраль көнне тәрбияче Тимергалиева А.Н. Пушкинны искә алу көне уңаеннан шөгыль үткәрде.

Максат:  А.С. Пушкин иҗаты турында балаларның белемнәрен ныгыту һәм киңәйтү, әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.

А. С. Пушкинны искә алу көне - шагыйрьнең исеме югары һәм тантаналы яңгыраган вакыт. Шөгыль башында тәрбияче язучының тормышындагы һәм иҗатындагы мөһим вакыйгалар турында сөйләде. Аннары  балаларга төрле әкиятләрнең сюжетлары буенча рәсемнәр буярга тәкъдим ителде. Эш кайнады! Иллюстратор рәссамнар үз әсәрләрен китаплар өчен ясаган кебек, балалар да чын күңелдән тырыштылар. Пушкин иҗатының балалар күңелендә һәрчак онытылмас тәэсирләр калдыруы сөендерә, шуның белән балаларны тарихка кагылырга, дөньякүләм сәнгать мәдәнияте әсәрләрен аңларга, бөек шагыйрь истәлегенә хөрмәт күрсәтергә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International