Курсабаш авыл җирлегендә халык җыены.

2023 елның 10 феврале, җомга

«9» февраль  көнне Курсабаш авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыелыш башында АҖ «Татмедиа»  һәм АҖ «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Курсабаш авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2022 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты.

2. Полиция участок вәкиле Хабибуллин Ф.Ф. чыгышы. 

3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р.  чыгышы.

4. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы буенча, урман хуҗалыгы учасковые чыгышы.

5. «Россельхозбанк» АҖнең өстәмә офисы начальнигы Р.К. Билалованың «Авыл ипотекасы» программасы белән таныштыруы.

6. Курсабаш авыл җирлеге башлыгы  А.Р. Гыймадиевнын 2022 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2023 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.

7. Узган елгы җыенда бирелгән сораулар үтәлеше. Гражданнарның сораулары, тәкъдимнәре .

 Җыелышка Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов чыгышы белән йомгак ясалды.  Докладтан соң халыкны борчыган   сорауларга җавап алынды,киңәш –тәкъдимнәр тыңланды.

   Халык “ZOOM” программасы аша да җыелышта актив катнаша алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International