90 яшьлек юбилярны котлау.

2023 елның 10 феврале, җомга

Кече Шыңар авылында  яшәүче Мәхмүтова Мәшүдә Әхәт кызына

2023нче елның 10нчы февралендә 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов тапшырды. Котлауларга шулай ук   “Туган Як” җәмгыяте вәкиле Билалова З.Р. да кушылды.

Мәхмүтова Мәшүдә Әхәт кызы 1933 елның  10 февралендә Кече Шыңар авылында дөньяга  килә. Сугыш вакытындагы ачлык, ялангачлыклар аның исеннән бер дә чыкмый. “Ул вакытта ашарга юк, ачлык. Атлык, кычыткан ашап үстек. Бернәрсә дә юк иде. Түләргә акчаң булмаса, тавык - чебеш, малларны алып чыгып китәләр иде. Әти сугышка кадәр үлгәне өчен әнидән шуның өчен түләү сорап интектергәннәре әле дә исемдә” – дип искә ала Мәшүдә апа.“Сугыш вакытында 2 бала үстек. Әти сугышка кадәр авырып үлеп китте. 16 яшемнән эшли башладым. Иң беренче дуңгызларга бәрәңге пешерә идем, аннан сарык фермасында эшләдем, соңыннан инде сыер фермасына эшкә кердем. Үз эшемне бик яратып башкара идем”–ди ул.

Сугыштан соңгы тормышлары да җиңелләрдән булмый Мәшүдә Әхәт кызының. “Бер минут та тик утырырга ярамады, гел эшләдек тә, эшләдек. Ашау ягы да үзгәрмәде, шул ук ачлык хөкем сөрде. Балаларны үстерү дә кыенрак иде.”
    Кызның тырышлыгын,  уңганлыгын Кече Шыңар авылы егете Мансур күзәтеп йөргән була. Бераз аралашканнан соң гаилә корып яши башлыйлар. 5 бала үстерәләр. Бүгенге көндә хәләл җефете инде вафат. Мәшүдә апа Кече Шыңар авылында үз йортында малае  Илдар белән бергә яши. Күршедә генә яшәүче кызы Гөлүсә, Казанда яшәуче кызы Мәгъшия, уллары Мәкъсүт белән Рәис  һәм 7 оныгы, 4 оныкчыгы да һәрвакыт хәлен белешеп, ярдәмләшеп торалар.                              

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International