«Татар сүзе» бәйгесе

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәнү максатларында 2020 елдан башлап татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «Татар сүзе» бәйгесе үткәрелеп килә. Бәйгегә, республикадан тыш, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән меңләгән артык гариза кабул ителә.

Район күләмендә мондый чара оештыру татар классик әдәбиятын пропагандаларга, татар әдәбиятына карата кызыксыну уятырга, талантлы нәфис сүз осталарын барларга һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен үстеререгә ярдәм итә. 

«ТАТАР СҮЗЕ» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесен үткәрү турында НИГЕЗЛӘМӘ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International