Гаилә командалары арасында чаңгы эстафетасы

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Түбән Шытсу авылында гаилә командалары арасында чаңгы эстафетасы булып узды. "Татарстан чаңгы юллары 2023" кысаларында үткәрелгән ярышта әти-әниләр һәм балалары актив катнаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Гөмәревләр гаиләсе алды, икенче урында Шакировлар, өченче Хабибрахмановлар һәм дүртенче нәтиҗәне Сәфиуллиннар гаиләсе күрсәтте. Катнашучаларга грамота һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International