ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2024 ел
җомга

3 октябрь көнне Лесхоз һәм Олы Нырты мәдәният йортлары хезмәткәрләре "Ябалак янында кунакта"дип исемләнгән чираттагы театральләштерелгән экскурсия оештырдылар. Бүген Кукмара районыннан укучылар кабул иттеләр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

2 нче октябрь көнне Түбән Симет авылы клубында Өлкәннәр көненә багышланган кичә үткәрелде. Өлкәннәребезне әлеге көн белән авыл җирлеге башлыгы Ильгизәр Ахмадуллин котлап үтте. Алар өчен оештырылган ял концертындагы котлау сүзләре , матур җырлар өлкәннәребезнең күңелләрен тагын да сөендерде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

3 октябрь көнне Саба үзәк китапханәсенең уку залында өлкәннәр атналыгы уңаеннан, китапханә каршында эшләп килүче “Өлкәннәр”, "Мишә дулкыннары", "Сөембикә", "Алтын куллар" клублары өчен "Яшьлегемә кире кайтам мин..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәбездә кунак булып якташыбыз филолог Рифат Сверигин һәм балалар язучысы Рафис Корбан катнаштылар. Алар үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, өлкәннәребез белән җанлы матур әңгәмә кордылар. Скрапбукинг техникасы белән блокнот ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Бәйрәм чәй өстәле артында матурдан-матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, уеннар белән дәвам итте. Чара ахырында китапханәләр системасы директоры  Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең матур теләкләрен җиткерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Булачак әниләрнең чираттагы дәресен табиб-педиатр Хафизова Диләрә Илһам кызы үткәрде. Дәреснең темасы - "Балаларны вакцинацияләү", шулай ук Россия Федерациясенең профилактик прививкаларның милли календаре иде.

Тэги: хастаханә

Гражданнарның үзара салым акчасына Мичән авыл җирлегендә Керәнне, Иске Мичән авылларында юлга таш түшәлде. Бу эшләрне "Рамазан" оешмасы башкарды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Халыкара өлкәннәр көне бөтен дөньяда октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтелә

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Мичән авыл җирлегенә кергән Керәнне, Иске Мичән, Яңа Мичән авылы мәдәният йортларында өлкәннәр көне

Тэги: Мичән авыл җирлеге

1 октябрьдә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Өлкәннәр көне- әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарга да кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләрнең янәшәдә яшәвен искә төшерә. Бу көнне уздырыла торган бәйрәм чаралары күңелле ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. "Гомер көзләренә ямь өстәп, кайтып килик әле яшьлеккә," - шундый исем астында 2 октябрь көнне Арташ мәдәният йорты,  Ике басу Арташ китапханәсе белән  һәм Өч Нарат авыл клубы белән берлектә, Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе катнашында, музыкаль - тематик кичә үткәрелде! Чара кунаклары үз адресларына чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф теләүләрен ишеттеләр. Бәйрәм белән Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илсур улы Мөхәрләмов котлады. Концерт барышында барысы да, проблемаларын онытып, күңелләре белән ял иттеләр. 

Тэги: Арташ авыл җирлеге

2024 елның 2 октябрендә Саба гимназиясе базасында ата-аналар комитетларының «Тату балалар бакчасы серләре» конкурсының беренче зона этабы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет тарафыннан, 2021 елда, учреждениеләрне 100 процент колачлау белән, Саба муниципаль районында мәдәният һәм мәгариф оешмаларының хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International