Булачак әниләр өчен дәресләр.

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Булачак әниләрнең чираттагы дәресе булып, табиб-педиатр Хафизова Диләрә Илһам кызы үткәрде. Дәреснең темасы Балаларны вакцинацияләү, шулай ук Россия Федерациясенең профилактик прививкаларның Милли календаре иде.

Дәрестә Хафизова Д.И. балалар сәламәтлеге өчен иммунизациянең әһәмияте турында җентекләп сөйләде, прививкаларның Милли календаре нигезендә вакцинация үткәрүнең төп принципларын һәм этапларын аңлатты. Ул балаларны кызамык, кызылча, дифтерия, столбняк, В гепатиты кебек куркыныч йогышлы авырулардан саклау өчен тәкъдим ителгән барлык прививкаларны вакытында башкаруның мөһимлеген ассызыклады.

Табиб шулай ук катнашучыларның вакциналарның тискәре йогынтысы, прививкаларга әзерлек кагыйдәләре һәм аларны үткәргәннән соң балаларны карау турындагы сорауларына җавап бирде.

Дәрес җылы һәм дустанә шартларда узды, бу катнашучыларга табиб белән иркен аралашырга һәм барлык кирәкле консультацияләрне алырга мөмкинлек бирде.

Киләсе дәресләрне табиб-педиатр Йосыпова Миләүшә Хәмит кызы үткәрәчәк.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International