"Яшьлегемә кире кайтам мин..."

2024 елның 4 октябре, җомга

3 октябрь көнне Саба үзәк китапханәсенең уку залында өлкәннәр атналыгы уңаеннан, китапханә каршында эшләп килүче “Өлкәннәр”, "Мишә дулкыннары", "Сөембикә", "Алтын куллар" клублары өчен "Яшьлегемә кире кайтам мин..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәбездә кунак булып якташыбыз филолог Рифат Сверигин һәм балалар язучысы Рафис Корбан катнаштылар. Алар үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, өлкәннәребез белән җанлы матур әңгәмә кордылар. Скрапбукинг техникасы белән блокнот ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Бәйрәм чәй өстәле артында матурдан-матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, уеннар белән дәвам итте. Чара ахырында китапханәләр системасы директоры  Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең матур теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International