«Сез безгә үрнәк» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Халыкара өлкәннәр көне бөтен дөньяда октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтелә. Бу көнне өлкән яшьтәге кешеләр: әби-бабайларыбызга аерым игътибар бирелә. 2 октябрь көнне, Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, Туктар авылы клубы мөдире “Сез безгә үрнәк» дип исемләнгән музыкаль кичә оештырды. Чарада Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Н.Н. Заһидуллин һәм "Лукоз Саба" җәмгыятенең җитәкчесе Р.Н. Гарипов катнаштылар һәм кадерле ветераннарны бәйрәм белән котладылар, аларга сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Концерт программасы музыкаль номерлардан, шигырьләрдән торды. Шулай ук бәйрәмдә Татарстан Республикасының атказанган артисты Тәслимә Низами авылдашларына җырларын башкарды. Бәйрәм җылы, күңелле шартларда узды.

Әлеге чараны оештыруда ярдәм иткән "Юлбат" җәмгыятенең Килдебәк бригадасы җитәкчесе И.И. Әхмәтҗановка һәм «Лукоз Саба» җәмгыяте җитәкчесе Р.Н. Гарипога зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International