1 октябрь көнне һәр елны Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Тимершык авыл җирлегенә кергән Тимершык, Кызыл-Мишә, Көек һәм Сабай авылларында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты уздырылды. Өлкәннәрне Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А.Х. котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Катнашучылар әбиләрне һәм бабайларны шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән котладылар. Концерт номерлары кәефне күтәреп кенә калмады, өлкән буын кешеләрен яшьлекләренә дә алып кайтты. Бу матур бәйрәм өлкән буын вәкилләренә очрашу һәм ял итү мөмкинлеге бирә. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
2024 елның 3 октябрендә район мәдәният йортында "Сезнең хезмәт үрнәк һәркемгә!" дип исемләнгән районның педагогик хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы узды.
Түбән Шытсу мәктәбе 2024 елда гомуми белем бирү учреждениеләренең иң яхшы мәктәп яны участогына район смотр-конкурсында "Иң яхшы Укыту-тәҗрибә участогы"номинациясендә 2 урынны алды. Котлыйбыз!
1 октябрь көнне Оет авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган «Тормыш ямьле сезнең белән» дип исемләнгән бәйрәм концерты уздырылды. Өлкәннәрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Катнашучылар әбиләрне һәм бабайларны шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән котладылар. Концерт номерлары кәефне күтәреп кенә калмады, өлкән буын кешеләрен яшьлекләренә дә алып кайтты. Бу матур бәйрәм өлкән буын вәкилләренә очрашу һәм ял итү мөмкинлеге бирә. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
2024 елның 07 октябреннән 11 октябренә кадәр халык сорауларына Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.
Хөрмәтле Саба районы гражданнары! 2024 елның 14 октябрендә сәгать 10да түбәндәге адрес буенча урнашкан бинада: Татарстан Республикасы, Тынычлык ур., 22 а йортында 49 нчы бер мандатлы округтан 7 нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Аитов Нияз Фаат улы гражданнарны кабул итә. Депутатка мөрәҗәгать итәргә ниятләгән гражданнарга «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 8 (84362) 2-24-22 телефоны буенча язылырга кирәк. Үзең белән гражданның шәхесен таныклаучы документлар (паспорт) булуы мөһим.
Конкурсның максаты-кече территорияләрдә яшәүче балаларның һәм яшүсмерләрнең аларга ярдәм күрсәтү һәм үстерү мохите тудыру юлы белән аларның уңышлы тормышка ашырылу мөмкинлекләрен ачу һәм үстерү.
3 октябрьдә мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Саба бизәкләре" проекты кысаларында, Лесхоз мәдәният йорты каршындагы "Оста куллар" клуб берләшмәсе катнашучылары өчен мастер-класс оештырды.