3 октябрьдә мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Саба бизәкләре" проекты кысаларында, Лесхоз мәдәният йорты каршындагы "Оста куллар" клуб берләшмәсе катнашучылары өчен мастер-класс оештырды. Әлеге мастер-классны еш кына безнең балалар өчен экскурсия маршрутларында күрергә мөмкин иде. Балаларга ул бик ошады. Клуб берләшмәсендә бу мастер-класс шулай ук күңелгә хуш килде һәм агач кашыкларга рәхәтләнеп рәсем ясадылар. Барысының да уникаль бизәкләре килеп чыкты, һәркем үзенең иҗади сәләтен тормышка ашыра алды.