Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Адлерда узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Рәсәй Кубогында, 3 нче урынны яулады.
Өч Нарат авыл клубында өлкәннәр көне
Лесхоз мәдәният йортында эшләүче «Оста куллар» клуб берләшмәсе, Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары белән берлектә кашыклар бизәү буенча мастер-класс үткәрделәр. Һәркемнең уникаль бизәге барлыкка килде, һәркем үзенең иҗади сәләтен тормышка ашырды.
Курсабаш авылында яшәүче Шәйхетдиновлар гаиләсе ярты гасыр диярлек бергә яшиләр, шуның белән үзара мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык барлыгын исбатлыйлар. Кадерле юбилярлар! Авыл җирлеге администрациясе исеменнән сезне котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер телибез!
Шәйхетдинов Хәлил абый – 1952 елның 15 июлендә, Мөслимә апа 1954 елның 27 апрелендә Саба районы Курсабаш авылында дөньяга килгәннәр.
Тормыш юлларын алар 1972 елның 15 июлендә Чиләбе өлкәсе Саткы районы Бакал шәһәрендә башлап жибәрәләр. Хәлил абый армия сафларында хезмәт иткәннән соң, Чиләбе өлкәсенә шахтага шахтер булып эшкә урнаша. Курсабаш авылының чибәр кызы Мөслимә апа белән очрашып, тормыш юлларын 1972 елның 15 июлендә (Хәлил абыйның туган көнендә) Чиләбе өлкәсе Саткы районы Бакал шәһәрендә башлап җибәрәлар. Хәлил абый гомер буе шахтада эшли.
Мөслимә апа да тормыш иптәше Хәлил абый белән Чиләбе өлкәсе Саткы районы Бакал шәһәренә китеп, пенсиягә чыкканчы балалар бакчасында пешекче һәм тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Алар 2 кыз бала тәрбияләп устерделәр. Кызлары Ләйсән белән Гөләрия Краснодар крае Крымск шәһәрендә гаиләләре белән яшиләр. Хәлил абый белән Мөслимә апаның 3 оныклары, 1 оныкчыклары бар.
2016 елдан узләренең туган яклары Курсабаш авылына кайтып, йорт сатып алып, бүгенге көндә бер-берсенә иптәш булып, тигез, матур гомер кичерәләр.
Хәлил абый белән Мөслимә апа хезмәтләреннән бердә зарланмадылар, бугенге көндә дә узләре башкарган хезмәтләрен искә алып, яшьлек елларын сагынып сөйлиләр.
1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр «Өлкәннәр декадасы» билгеләп үтелә.
2 октябрь көнне Татар Икшермәсе авыл клубында, өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды
«Милли приоритетлар» АНО 2024-2025 елгы сезонның «Безнең өлеш» милли премиясендә катнашуга гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итте. Үз проектларын социаль һәм Хәйрия эшчәнлеге Россиянең милли проектлары максатларына һәм бурычларына туры килгән Россия компанияләре һәм коммерцияле булмаган оешмалар тәкъдим итә алачак.
Укытучылар көне алдыннан «Нәфис» фонды хәйрия акциясе үткәрде. Татарстанның мәгариф өлкәсендәге 6 мең хезмәткәргә көнкүреш химиясе җыелмалары бүләк ителәчәк. Аларга кер юу порошоклары, чистарту чаралары, сабын (сыек һәм каты), шулай ук савыт-саба юу сыеклыклары кергән.