Өч Нарат авыл клубында өлкәннәр көне

2024 елның 4 октябре, җомга
Октябрь башында Өлкәннәр көнен билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Бу көн лаеклы, зирәк, хөрмәтле, нык һәм чыдам кешеләргә – зур хәреф белән багышлана. Өлкәннәр көне-чиста һәм якты бәйрәм, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарга да кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләрнең янәшәдә яшәвен искә төшерә. Бу көнне уздырыла торган бәйрәм чаралары өлкәннәргә күңелле ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International