"Нәфис" фонды Татарстан педагогларына 6 мең бүләк тапшырды

2024 елның 4 октябре, җомга

Укытучылар көне алдыннан «Нәфис» фонды хәйрия акциясе үткәрде. Татарстанның мәгариф өлкәсендәге 6 мең хезмәткәргә көнкүреш химиясе җыелмалары бүләк ителәчәк. Аларга кер юу порошоклары, чистарту чаралары, сабын (сыек һәм каты), шулай ук савыт-саба юу сыеклыклары кергән.

"Безнең педагоглар аерым игътибарга лаек. Без үсеп килүче буынны тәрбияләүгә көн саен көч һәм җан салучыларга ярдәм итүебезгә шатбыз. Бу бүләкләр — хезмәтләре һәм профессияләренә тугрылыклары өчен ихлас рәхмәт билгесе»,— диде РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» БФ оештыручысы Ирек Богуславский.

Бүләкләр Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарына, Татарстанның Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш һәм Саба районнарына тапшырылды. Аларны педагогларга муниципалитет администрацияләре оештырган бәйрәмнәрдә һәм чараларда тапшырачаклар.

Белешмә:

«Нэфис» хәйрия фонды Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән 2023 елның көзендә булдырылган. Ул Фонд советын җитәкли, аңа шулай ук Россиянең атказанган тренеры Владимир Алекно да керә. Фондның Попечительләр советы составында - «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры Дина Лаврикова һәм «Казан май комбинаты» АҖ Директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин.

«Нәфис» фондының хәйрия акцияләрендә аның вәкилләре белән электрон почта аша элемтәгә кереп катнашырга мөмкин: bfnefis@yandex.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International