30 декабрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсе белән берлектә «Утларның Яңа ел ялтыравы»дигән яңа ел шоу-программасы булып узды. Бәйрәм Кыш бабай белән Кар кызы котлаганнан һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнан соң театраль тамаша белән башланып китте .Театральләштерелгән программа күңелле конкурслар ,матур җырлар һәм биюләр, күңелле күренешләр белән дәвам итте. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Катнашучылар 15 кеше. Тамашачылар-64 кеше.