Тату балалар бакчасының серләре

2024 елның 4 октябре, җомга

2024 елның 2 октябрендә Саба гимназиясе базасында ата-аналар комитетларының «Тату балалар бакчасы серләре» конкурсының беренче зона этабы узды. Сабаның 2 нче номерлы «Эллуки» балалар бакчасы ата-аналар комитеты әлеге бәйгегә җаваплы һәм иҗади карадылар, «Гаилә һәм балалар бакчасы: балаларны дөрес тәрбиялибез!» исемле визит карточкасы, иҗади номер, жюри сорауларына җавап бирделәр һәм «Иң заманча ата-аналар комитеты» номинациясендә җиңүчеләр булдылар. Без ата-аналарыбыз һәм балаларыбыз белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International