12 апрель көнне Юлбат авыл китапханәсе «Билгесез сугыш битләре» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрде.
"Саба" ҖЧҖнең Евлаштау бригадасында тракторларга , тагылма арбаларга һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау узды.
Язгы ярминкәләр башланды , бу безнең быел икенче тапкыр килү.
Халык ярминкәләрне һәм безнең мичтә пешкән коймакларны, самавыр чәен көтеп ала, өстәл яныннан беркайчан да сатып алучылар , кунаклар өзелми.
Һәм без дә, ачык йөзебезне , тәмле сүзебезне һич тә җәлләми, бер дә зарланмый хезмәт күрсәтәбез.
Кайнар чәй һәм коймак белән сыйланучы халык та канәгать , без дә яхшы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре ишетәбез.
11 апрель көнне Юлбат авыл китапханәсендә, “Авыл яши” проекты кысаларында, “Гомрә – күңел үзгәртә” дип исемләнгән очрашу үткәрелде.
10 апрель көнне Юлбат авыл китапханәсе «Минем һөнәрем - китапханәче» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү дәресе үткәрде.
Татарстан буенча Саба командалары волейбол ярышларыннан икеләтә жиңү белән кайтты!
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.
12-13 апрель көннәрендә Актанышта Н.И. Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышланган 2025 елгы авыл шахматчылары арасында XV шәхси команда беренчелеге узды. Тиз шахмат буенча кече төркемнәр арасында Саба районы командасы 2 урынны яулады. Рапид буенча ялгыз разрядта: Батталова Алина - 1 урын, Шавалиева Энҗе - 2 урын, Газизуллин Айдан - 2 урын, Степанова Адилә - 3 урын, Башаров Вилдан -3 урын. Блиц буенча: Степанова Адилә - 1 урын, Батталова Алинә - 2 урын, Низамиев Йосыф - 3 урын. Безнең мәктәп укучылары югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Барыгызны да котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!
Мамадыш шәһәреннән «Яшьлек» командасы бронза медаль белән кайтты!
Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында, кадрлар начальнигы, эчке эшләр министрлыгы подполковнигы Сабиров Булат Мәхмүт улы Килдебәк урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде.