Татарстан буенча Саба командалары волейбол ярышларыннан икеләтә жиңү белән кайтты!
Саба районы командалары янә югарыда! Татарстан Республикасының «Сәламәтлек»XXII авыл Спартакиадасы кысаларында, авыл районнары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының зона этабы үтте. Районыбызның кызлар һәм егетләр командасы да уеннарда барлык көндәшләрен җиңеп, иң көчлеләр статусын раслап 1 нче урыннарны яуладылар! Бу зур җиңүләр артында "Яшьлек"яшьләр үзәге тренерлары Снежана Башарова һәм Ильназ Хөснетдиновларның тырышлыгы ята.
Чемпионнарыбызны һәм тренерларны бу жиүләре белән котлыйбыз, һәм гел шулай җиңүләр телибез!Афәрин!Сез-Саба районының горурлыгы!