Мамадыш шәһәреннән «Яшьлек» командасы бронза медаль белән кайтты!
12 апрель көнне Мамадыш шәһәрендә «Юбилейный» спорт комплексының беренче мөдире Р.Р. Сәйфетдинов истәлегенә 2016 елгы яшьүсмерләр командалары арасында футбол буенча турнир узды.
«Яшьлек» командасы район данын яклап, мактаулы өченче урынны яулады. Яшь спортчылар үзәренең осталыкларын ,җиңүгә омтылышларын күрсәтеләр.
Балаларны һәм аларны зур җиңүләргә әзерләгән тренер Данияр Разаковны лаеклы бронза медальләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә футбол кырында уңышлар телибез!