“Гомрә – күңел үзгәртә”

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

11 апрель  көнне Юлбат авыл китапханәсендә, “Авыл яши” проекты кысаларында, “Гомрә – күңел үзгәртә” дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Очрашуга  авылдаш кызыбыз Лилия һәм тормыш иптәше Динар Закировлар, Юлбат авылы оныгы Илсөяр Шакирҗанова чакырылган иде. Кунакларыбыз 16 марттан - 6 апрельгә кадәр гомрә (кече хаҗ) сәфәрендә булып кайттылар. Әлеге очрашуда гомрә кылучылар үзләренең изге урыннарга барып кайтулары, кичергән хис-тойгылары турында сөйләделәр. Килгән авылдашларны зәм-зәм суы белән сыйладылар. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр. Очрашу бик эчтәлекле,файдалы булды. Аллаһы Тәгалә кылган гомрәләрне кабул кылсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International