Без, "Игенче" ҖЧҖ хезмәткәрләре, 12 нче апрель көнне,  Казан шәһәренең агросәнәгать паркында ярминкәдә катнаштык

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

  Язгы ярминкәләр башланды , бу безнең быел икенче тапкыр килү.

  Халык  ярминкәләрне  һәм безнең мичтә пешкән коймакларны,  самавыр чәен көтеп  ала, өстәл яныннан  беркайчан да сатып алучылар , кунаклар өзелми.

  Һәм без  дә, ачык йөзебезне , тәмле сүзебезне һич тә җәлләми, бер дә зарланмый хезмәт күрсәтәбез.

  Кайнар чәй һәм  коймак белән  сыйланучы халык та канәгать , без дә  яхшы теләкләр һәм  рәхмәт сүзләре ишетәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International