10 апрель көнне Юлбат авыл китапханәсе «Минем һөнәрем - китапханәче» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү дәресе үткәрде. Чарага 5 сыйныф укучылары чакырылган иде. Балалар китапханәче һөнәренең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, китапханәчене кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, аларга тулы җаваплар алдылар. Шулай ук авыл китапханәсе тарихы һәм китапханәдә эшләп чыккан хезмәткәрләр белән таныштылар.