Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында, кадрлар начальнигы, эчке эшләр министрлыгы подполковнигы Сабиров Булат Мәхмүт улы Килдебәк урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде.
Ул укучыларга Эчке эшләр бүлеге хезмәтләре һәм бүлекчәләренең эше, аларның һәркайсының үзенчәлекләре, эчке эшләр министрлыгы системасының югары уку йортларына керү, югары уку йортлары курсантлары өчен ташламалар һәм гарантияләр турында сөйләде.
Әңгәмә барышында балалар эчке эшләр министрлыгына кандидатларны сайлаганда аларның белем дәрәҗәсенә, әхлакый-ихтыяр һәм эшлекле сыйфатларына, сәламәтлек торышына һәм физик әзерлегенә аерым игътибар бирелүен белделәр.
Әңгәмә ахырында Булат Мәхмүт улы кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм укучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, илебезнең законнарны үтәүче гражданнары булырга һәм хәзер үк булачак һөнәр сайлау турында җитди уйланырга өндәде.