ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2025 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Мишә авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы белән бергә Гарафутдинова Раушания Галави кызын Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Мишә авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы белән бергә Иванова Мария Михайловнага Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Байлар Сабасында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы буенча йортлар төзелә башлады. Бүгенге көндә биш йортта нигез салу эшләре башланды. 2025 елда районда әлеге программа буенча белгечләр өчен 59 йорт төзү планлаштырыла.

Тэги: ОКС

11 нче апрель көнне, Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбендә Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Тарт гармун күрекләрен” дип исемләнгән мастер класс күрсәттеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Олы Нырты авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Сәфәргалиев Рәфис Зөфәр улы һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов И.Р. Татарстан Республикасы Рәисе  исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи!

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

14 апрель  көнне    Олы Шынар авыл  җирлеге бинасында  Татарстан Республикасы дәүләт  юридик бюросы  тарафыннан гражданнар мөрәҗәгате буенча  бушлай  юридик хезмәт  күрсәтү оештырылды. Кабул итүне юрист Ахунов Р.И.  алып барды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

“Саба-Арена” спорт мәктәбенең еллык планын тормышка ашыру кысаларында 2025 елның 17 апрелендә бадминтон буенча тренер-укытучы Әхмәтҗанова Язгөл Илнур кызы “Бадминтонда тизйөрешле сәләтләрне үстерү” дигән ачык тренировка үткәрде. Тренер дәрестә эшләүнең төрле рәвешләрен: разминка; йөгерү; тиз йөгерү; ботны югары күтәреп йөгерү; аяктан-аякка сикерүләр; сул, уң аякта озынлыкка сикерүләр; ракетканың уңга-сулга әйләнүе, арта торган траектория буйлап ачык һәм ябык ягы белән воланны һавага чөеп ташлау, ракетаның ачык һәм ябык ягы белән воланга сугу һ. б. кулланды. Тренер тренировка барышында куркынычсызлык техникасын үтәүне, үзара ярдәмне күзәтеп торды. Тренировкада катнашучыларга спортчыларга бадминтон уйнау ошый иде, алар бадминтонның техник һәм тактик гамәлләрен кызыксынып үзләштерә. Тренировкада укытуның психологик, физиологик, педагогик якларын исәпкә алу күзәтелә. Тренировка дусларча шартларда узды. Спортчылар күнегүләр белән кызыксындылар, яхшы эмоциональ рухта иделәр.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Мамалай авылында җирләү урыннарын һәм тирә-яктагы территорияләрне төзекләндерү башланды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

11 нче апрель көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында балалар өчен, китапханә белән берлектә,   "Покорители Космоса" дигән танып-белү сәгате үткәрделәр. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International