Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Юлбат авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. һәм Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Ф. Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
17 апрельдә Казанда «Алдынгылар хәрәкәте» нең иң актив һәм инициативалы катнашучыларын үзенә туплаган «Алга! Киттек!» чарасы булып узды.
18 апрельдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан җирлек башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы һәм Саба районара почтамп начальнигы Заһидуллин Рафил Рафаэль улы яшь армиячеләр белән бергә Евлаштау авыл җирлегенең тыл ветераннарын котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән котлау открыткалары һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.
«Саба " ҖЧҖнең Евлаштау бригадасында бар куәткә язгы кыр эшләре бара
«Makerspace» Республика инженерлык ярышлары
Бу көннәрдә Назлыгөл Нуруллина, "ОНИКС" белем бирү үзәге укучысы, хезмәттәшебез Гүзәл Нуруллинаның кызы татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиадада катнашты һәм җиңүче Дипломына ия булды. Халыкара олимпиада җиңүчеләрен Туган тел форумы кысаларында тәбрикләделәр. Олимпиаданың дистанцион һәм республика этапларында 10 меңнән артык укучы һәм студент катнашып, йомгаклау этабында 4 чит илдән һәм Россиянең 28 төбәгеннән 500 катнашучы чакырыла. Назлыгөлне шундый масштаблы чарада зур җиңү яулавы белән тәбрик итәбез!
Күренекле галим һәм мөгаллим Каюм Насыйри фикере: "Берәү чит телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен!"
Аномаль-эссе һава торышы турында шторм кисәтүе
2025 елның 18 апреленнән 23 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль-эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек температурасы нормадан 9-12 гә югарырак. 18-22 апрельдә максималь температура +21, +27, 23 апрельдә +17..+22˚ булачак.
2025 елның 19 апреле 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
19 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил көтелә, тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Мишә авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы белән бергә Халикова Такмиля Шафигулла кызын Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Мишә авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы белән бергә Шорникова Мария Васильевнаны Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.