“Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасында язгы кыр эшләренә керештеләр
Бүген Мичән авыл җирлегендә тыл ветераннарына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Саба үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре бергәләп тирә-юньне җыештыруга чыктылар, анда кыштан соң тәртип урнаштыру эшләрен башкардылар.
Саба үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре бергәләп тирә-юньне җыештыруга чыктылар, анда кыштан соң тәртип урнаштыру эшләрен башкардылар.
Бүген «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә учреждение территориясен төзекләндерү һәм җыештыруның чираттагы өмәсе узды. Барлык хезмәткәрләр дә, көндәлек эшләрен калдырып, территорияне җыештырырга чыктылар. Бергәләп үлән һәм яфракларны җыйдылар, көнкүреш чүп-чарларын җыештырдылар. Мондый чаралар бик кирәк , хезмәткәрләр анда теләп катнаша. Учреждение территориясенең май бәйрәмнәренә матурлануында безнең һәрберебезнең өлеше бар . Апрель-нәкъ менә чисталык һәм тәртип урнаштыруның гадәти вакыты.
Бүген, “Яшьлек” яшьләр үзәге, 2025 нче ел - Ватанны саклаучылар елына, Бөек Жиңү көненең 80 еллыгына, Нургали Миннегали улы Әсретдинов истәлегенә багышлап, кызлар арасында волейбол турниры үткәрде.
Олы Кибәче авыл җирлегендә якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тыл ветераннарын котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Тәбрикләүдә Саба муниципаль районы яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе И.Р. Гарипов, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин һәм Олы Кибәче урта мәктәбенең яшьармиячеләре катнашты.