“Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасында язгы кыр эшләренә керештеләр. Бүгенге көнгә авыл хезмәтчәннәре 450 га мәйданда уҗым культураларына ашлама керттеләр, 95 га мәйданда күпьеллык үләннәргә ашлама кертүне башкардылар, 400 га мәйданда күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм 500 га мәйданда зәб җирләрендә дым каплау эшләрен башкардылар.
Авыл хезмәтчәннәренә уңай һава торышы һәм мул уңыш телибез.