2025 елның 17 апрелендә Зеленодольск шәһәрендә «Makerspace» Республика инженерлык ярышлары узды. Балалар иҗат үзәге командасы составында М.Г. Зарипов, П.В.Осипов җитәкчелегендә Сабасы гимназиясе һәм «Шәмәрдән «Рост» лицее укучылары катнашты. Ярышлар йомгаклары буенча «Шәмәрдән «Рост» лицее командасы 3 нче урынны алды.
Катнашучыларны һәм аларның җитәкчесен җиңүләре белән котлыйбыз һәм ярышларда алга таба да уңышлар телибез.