21 нче май көнне, Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбеннең 6 нчы һәм 7 нче сыйныф укучылары Иске Мичән авылындагы Хәйрия бакчасында ирга, кара миләш, кызыл миләш, шомырт, сирень, чия, өрәңге, имән агачлары һәм петуния, бархатцы, циния чәчәкләре утырттылар.
“ОНИКС” мәгариф үзәге укучылары - «Президент ярышлары» Бөтенроссия спорт уеннарының региональ этабы чемпионнары
Мамалай авылы зиратында проблемалы агачларны кисү эше башкарылды.
Олы Арташ авылы клубында, 22нче май көнне, еллык эшчәнлекләренә йомгак ясап, Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбе укучыларының "Күңелле балачак" дип аталган иҗат отчет концерты булды.
Тамашачы һәр номерны яратып кабул итте, алкышларга күмде.
Ничек матур безнең укучыларыбыз. Күмәк биюләр, күз явын алырлык киемнәр, матур җырлар, шигырьләр...
Бер сүз белән әйткәндә, булдыралар!
Авыл халкын җыеп күңелле ял иттергәнегез өчен барлык оештыручыларга зур рәхмәт.
Балаларыбыз сау -сәламәт булсын, мәктәбебез гөрләп торсын, илләребез тыныч булсын
Районыбызның яшь гражданнары паспортлы булды!
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шэмэрдэн китапханәнсенең уку залында әдәби сәгать узды.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда мобилизацияләнгән якташларыбызның балалары өчен «Минем иҗатым» дип аталган мастер-класс узды. Чара башында музей хезмәткәрләре иҗат процессында кирәк булачак материаллар һәм кирәкле инструментлар турында сөйләделәр. Һәр катнашучы әзерлисе эйбернең тематикасын үзе сайлады. Моның белән без балаларга чикләүләрсез фантазияләргә мөмкинлек бирдек. Һәм һәр бала үз хыялын тормышка ашыра алды.