Бүген "Олимп" стадионында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында җиңел атлетика буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты узды. 25 катнашучы озынлыкка сикерүдә, ядрә ыргытуда, 100, 200 һәм 1500 метрга йөгерүдә иң яхшылар исеме өчен көрәште.
Ярышларда катнашучыларны Саба районы инвалидлар җәмгыяте рәисе А.И. Миңнегулов сәламләде. Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.