Районыбызның яшь гражданнары паспортлы булды!
2025 елның 22 маенда Саба урта мәктәбе базасында, "Яшьлек"яшьләр үзәге һәм Саба районы "Алдынгылар" хәрәкәте җирле бүлеге тарафыннан яшьләребезгә тантаналы рәвешта паспорт тапшыру оештырылды.
Әлеге мөһим чараның кунаклары, Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы һәм
«Патриот " ТР Дәүләт автономияле учреждениесе директоры Айсинә Нәгыймова, балаларга,кешенең шәхесен билгеләүче иң мөһим документ булган паспорт тапшырып, әлеге чараның әһәмиятен ассызыкладылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр.